Фиксиләр - Тутый кош (Попугай - Фиксики)

Описание к видео Фиксиләр - Тутый кош (Попугай - Фиксики)

ДимДимычның әтисе Африкадан тутый кош алып кайта. ДимДимыч белән фиксиләр аның сөйләшүен ишетергә тели. Алар нәрсә дип кенә әйтеп карамый: “Нолик, булдырасың!”, хәтта “Тыдыщ!”. Ләкин тутый кош аларның сүзләрен кабатларга теләми. ДимДимычның әтисе кайтып керүгә ул кинәт фиксиләр белән ДимДимыч өйрәткәннәрнең барысын да әйтеп бирә, чөнки әтисенә күптән ияләнгән. Бу фиксиләр серен фаш итәргә мөмкин. ДимДимычка дусларын коткарыр өчен үзенең тапкырлыгын күрсәтергә туры килә. Әтисе аңа ышана! Фиксиләр тутый коштан тизрәк кача. Балалар тутый кошларның һәм башка кошларның нигә сөйләшүе турында белер. Тавыш яздыруның көнкүреш җиһазларда кулланылышы белән дә танышыр.

Комментарии

Информация по комментариям в разработке