Көт бәгьрем Ахтям Замалиев

Описание к видео Көт бәгьрем Ахтям Замалиев

Фанир Галимов көе.
Рәис Мухамматдинов сүзләре.

Саубуллашу җиңел буламы соң —
Тагын калдым юллар чатында.
Кар көртләре күмде юлларыңны,
Озак йөри язган хатың да.

Төшләремдә барам яннарыңа
Күрешергә сузам кулымны.
Сагынасың син дә, сагынасың,
Тоеп яшим синең җылыңны.

Кар-бураннар үтә үзәкләргә,
Юк, кал алмыйм куркып кышлардан.
Көт, бәгърем, барам яннарыңа,
Очар канат алып кошлардан.

Комментарии

Информация по комментариям в разработке