Красивая песня Хании Фархи. Хәния Фәрхи "Мәңгелек ярым син"

Описание к видео Красивая песня Хании Фархи. Хәния Фәрхи "Мәңгелек ярым син"

Хәния Фәрхинең "Мәңгелек ярым син" җыры
(Р.Мифтахов көе, Ф.Мөхәммәтова сүз.)

1. Күзләремне күзләреңә төбәп,
Сиңа гына сөйләр серем бар,
Ничә еллар хыялымда йөрткән,
Мин тилмереп көткән насыйп яр.

Табышып кавышкан
Мәңгелек пармы без?
Тәңребез тиң итеп
Яраткан ярмы без?

2. Күзләремне күзләреңә төбәп,
Назларыңда килә эрисем.
Иң кадерле кешең булып кына
Янәшәңдә генә йөрисем.

Җанымның яртысы,
Мәңгелек парым син!
Сөеп һәм сөелеп
Туялмас ярым син!

3. Яшик әле аңлап күзләр аша,
Сөю хисләренең олысын,
Саклый белеп тәкъдирләргә язган
Уртак мәхәббәтнең җылысын.

Җанымның яртысы,
Мәңгелек парым син!
Сөеп һәм сөелеп
Туялмас ярым син!

Комментарии

Информация по комментариям в разработке