Айгөл Әхмәтгалиева Ак читек 3нче кисәк

Описание к видео Айгөл Әхмәтгалиева Ак читек 3нче кисәк

Адәм баласы җиргә михнәт белән сыналыр өчен туа, диюләре хактыр. Сабырлык белән сыналадыр. Уңга-сулга әйләнеп карасаң, рәхәт белән, бәхет белән сыналганнар да бардыр, тик аларның берсе дә Зәйтүнә янәшәсендә түгел... Каенанасы Саимәгә кара – үз гомеренең кай мизгелендә рәхәт күрергә өлгерде икән? Сабые, Нургаяны туып, аны кулына тоткан мәлдә бәхет күлендә коенып алгандыр. Шуннан кала? Тома ятимлектә үткән бала чагындамы? Яшьлеген урлаган сугыш чорындамы? Күршеләрнең капка төбендәге кычыткан өчен зар елаган ачлык елларындамы? Ирен тартып алган хатын белән бер авылда, бер урамда гомер кичергәндәме?...

Комментарии

Информация по комментариям в разработке