Их, рәхәт тә табигатьтә

Описание к видео Их, рәхәт тә табигатьтә

Их, рәхәт тә табигатьтә!
Җәй җитте. Сабантуйлар якынлаша. Авылларда бүләк җыялар. Социаль челтәрләрдә уен-көлке, гармун тавышлары ишетеп кәефләр күтәрелеп китә.
Май аеның “шомырт салкыннары”ннан соң килгән җылылар да күңелләрне эретеп җибәрдеме, табигатькә чыгасы килә. Каләмдәшебез Нурания Зиляева Югары Мактама авылында үз йорты белән яши. Ул, без “Кызыл каурыйлар”ны, күптән кунакка чакыра инде. Җыелышып шунда киттек.
Табын артында Хөршидә һәм Марс Канидеевларның ялкынлы җырларын, Гүзәлия Шәрипова, Зәлидә Зариповаларның шигырьләрен тыңлап утырганда Сабан туена сөлге җыючылар, милли киемнәр кигән авыл яшьләре килеп керде.
Сөйләшеп сүз куешсаң да, шулай булмас! Алар белән урамда бии-бии колгага сөлге, яулык бәйләдек. Зөлфия Сираеваның махсус язган “Сабан-туе, хезмәт туе” шигыре дә бик урынлы булды.
Югары Мактаманың иң матур җирендә урнашкан “фазенда”, мәдәният сарае хәтле өй, болын буйлап җәйрәп яткан йорт-җир!
Бакча уртасыннан бөтен тирә-як чишмәләре бергә җыелып, челтерәп елга агып ята. Аякларыбызны басмадан суга салындырып “Агым су”, “Сагынам”, “Су буйлап” дигән татар халык җырларын җырладык, тузганаклы болында ятып Гөлназ Шәйхетдинованың шигырьләрен, Гөлсинә Сәвганованың яңа язган җырын тыңладык. Саҗидә апа Сөләйманова исемендәге “Кызыл каурыйлар” берләшмәсенең якын дусты Шәһит абый Таиповның һәр мизгелне рәсемгә төшереп баруы аеруча хөрмәткә лаек.
Ерак көннәргә матур истәлек булып кала ич ул рәсемнәр. Рәхмәт, Шәһит абый! Саф татарча, үз телебездә матур итеп аралашып кайттык. Очрашу рәхәтлеге йөрәкләребезгә сары май булып кереп урнашты.
Бу очрашуга килә алмаган каләмдәшләребез, моңсуланмагыз, традицияне дәвам итәргә, табигатьтә ешрак очрашырга дип суз куешып, таралыштык.
Бер очрашу бер гомерме?
Аны очрашкан белер...
Каурыйлар каләм кайрады, –
Бер очрашу бер гомер!
“Кызыл каурыйлар” әдәби берләшмәсе җитәкчесе, Минзифа Әхмәтшина

Комментарии

Информация по комментариям в разработке