Биектау районы Алан-Бәксәр авылында булдым! Ничек бер авылда сигез милләт дус яши?

Описание к видео Биектау районы Алан-Бәксәр авылында булдым! Ничек бер авылда сигез милләт дус яши?

Минем Телеграмм каналыма язылыгыз https://t.me/fagila_shakirova. Алан-Бәксәр
Татарстанның Биектау районындагы авыл. Ашыт елгасы буенда, Биектау тимер юл станциясе поселогыннан 34 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан АЛАН- БӘКСӘР АВЫЛЫ ТАРИХЫ XVIII йөз башыннан мәгълүм. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә, Алат авылы православие приходына карый. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
1778 елда авылда кәшәнә төзелә. 1888 дә земство мәктәбе ачыла, 1903 елда земство акчасына махсус бина салына (1990 елга кадәр анда мәктәп урнаша).
ХХ йөз башында авылда 1 җил тегермәне, тимерче алачыгы, 2 ярма яргыч, сарык тиресе эшкәртү, йон-тукыма ману остаханәләре, 4 вак-төякләр кибете эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 1191,4 дисәтинә тәшкил итә.

Комментарии

Информация по комментариям в разработке