Салават Фатхетдинов - Балаңны читкә җибәрү

Описание к видео Салават Фатхетдинов - Балаңны читкә җибәрү

Салават Фатхетдинов 16 сезон

Текст

1.Сандугачны күрдем таңда,
Алмагачына кунган,
Беренче тапкыр яныңнан
Балакаең очырган.

Припев:

Тавышында ишетәмен
Сагыш та, сөенеч тә,
Балаңны читкә җибәрү -
Шатлык та, көенеч тә

2. Канатын кагып сайрый ул,
Сөенәдер күрәсең,
Аңлый микән баласы өчен
Утка-суга керәсен.

3.Озаткан көннән башлана
Өзелеп көтү, сагышлар,
Югалмасмы бу тормышта,
Сындырмасмы язмышлар.

Комментарии

Информация по комментариям в разработке