Җиз кыңгырау моңнары - Азат Самигуллин

Описание к видео Җиз кыңгырау моңнары - Азат Самигуллин

🎵МУЗЫКА

🔂 ТРЕК Җиз кыңгырау моңнары

🗣️ИСПОЛНИТЕЛЬ Азат Самигуллин

💿АЛЬБОМ   • Рәхмәт сиңа газиз тамашачым - Азат Са...  







Җиз кыңгырау моңнары
Категория: Табигать
Вәсил Хәбисламов көе
Әнгәм Атнабаев сүзләре

Урап-урап карлар күмә
Кышның озын юлларын,
Чың-чың итә, җил тузгыта
Җиз кыңгырау моңнарын.

Җиз кыңгырау, көмеш моңнар
Уйлата синең хакта,
Синең хактагы уйларым
Яшьлеккә алып кайта,
Уйлата синең хакта.

Җиз кыңгырау моңнарында
Үткәннең тавышлары,
Очрашулар, кавышулар,
Аерылу сагышлары,
Үткәннең тавышлары.

Чың-чың итә, җил тузгыта
Җиз кыңгырау моңнарын.
Кая алып бара икән
Кышкы озын юлларым?

Җиз кыңгырау тагып кына,
Атларда чабып кына,
Килер идем яшьлегемнән
Тик сине алып кына,
Атларда чабып кына.


©2023,‪@azat_Samigullin‬

Комментарии

Информация по комментариям в разработке