Җомга (Тал бөресе). Татар халык жыры. Жырнын сузлэре видео астында.

Описание к видео Җомга (Тал бөресе). Татар халык жыры. Жырнын сузлэре видео астында.

#Җомга#гармунчы#музыка#уйнагызгармуннар#татарчакойлэр
Мой канал на Дзен- https://dzen.ru/mingazovazgam
Для тех, кто хочет выразить благодарность:
(Сбер) 408 178 107 6200 596 1316
Мингазов Азгам гармунда уйный./ Җомга (Тал бөресе). Татар халык жыры.

Тал бөресе, тал бөресе,
Тал бөресе талларда;
Сандугачым, әйтеп сайра:
Сөйгән ярым кайларда?

Сандугачым, очасыңмы,
Кипте инде күлләрең;
Синең янга барып кайта
Һәр көнне күңелләрем.

Акрын искән җил селкетә
Агыйдел камышларын;
Кем аерылмый, шулар белми
Аерылу сагышларын.

Агыйделләр дулкынлана,
Дулкынлану, комлана;
Басып сайрар талы сынса
Сандугач та моңлана.

Моңлы кичтә тальян гармун
Кемнәр уйнатыр инде?
Син булмагач, күңелемне
Кемнәр юатыр инде?

Гармуныңны тартып уйна
Үрләргә менгәндә дә;
Онытасым юк үлгәндә дә,
Гүрләргә кергәндә дә.

Комментарии

Информация по комментариям в разработке