Кошманда милли бәйрәм күңелле үтте, бүләкләргә бай булды

Описание к видео Кошманда милли бәйрәм күңелле үтте, бүләкләргә бай булды

Кошман Сабан туеның абсолют батыры үзенә бирелгән тәкәне беренче урынны алган яшь көрәшчегә бүләк итте.
Сабантуйда кошманлылар гына түгел, күрше-тирә авыллардан килүчеләр һәм кайткан кунаклар да катнашты. Барысын да район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев сәламләде һәм бәйрәм белән котлады, бәйрәмнең күңелле үтүен теләде. Түбән Кошман мәчете имам-хатыйбы Ибраһим хәзрәт Сабиров хәер-фатыйхасын биргәннән соң, хезмәт алдынгыларын, юбилярларны, авыл җирлеге үсешенә өлеш кертүчеләрне бүләкләделәр.
Узган елгы Сабантуй белән быелгысы арасында Кошманда өч пар гаилә корган, тугыз бала туган. Алар да бәйрәмгә чакырулы иде, сәхнәдә бүләк тапшырдылар.
Җирлек башлыгы Лилия Сафина да авылдашларына изге теләкләрен җиткерде.
Сабантуй флагын узган елгы Кошман Сабан туе батыры Шәфкать Фәйзуллин күтәрде.
Бүләкләү өлеше тәмамланганнан соң, кызыклы һәм мавыктыргыч уеннар башланды. Мәйданда җыр-бию тынып тормады. Татар эстрадасының яшь артистлары — Самат Нәбиуллин, Айгөл Закирҗанова һәм Айназ Әүхәдиев яхшы кәеф бүләк итте.
Сабантуйның күркәм бизәге — милли көрәш. Кошманның быелгы абсолют батыры булып Раил Фәсхетдинов батыр калды. Үзенә бирелгән тәкәне ул 55 килограммга кадәр авырлыктагы көрәшчеләр арасында беренче урынны яулаган Илназ Гыйрфановка тапшырды.
Һәр адымда милли сулыш сизелеп, милли аһәң белән күңелләрне иркәләве, ерактагы кардәшләребезне чакырып кайтаруы белән дә кадерле бит ул Сабантуй: күптән күрешмәгән дуслар, туганнарны, авылдашларны күрештерүе белән дә бик якын ул. Кошманлылар һәм кайткан кунаклар да бәйрәмнән киләчәк көннәргә көч алып, киләсе Сабантуйларда кабат бергә җыелырга насыйп булсын, дип таралышты.

Комментарии

Информация по комментариям в разработке