Агыйдел каты ага Җырлый Зифа Бысыйрова Баянда Фәйзи Садыйков

Описание к видео Агыйдел каты ага Җырлый Зифа Бысыйрова Баянда Фәйзи Садыйков

Агыйдел каты ага (Агыйдел буенда)
Татар халык җыры
Җырлый Зифа Бысыйрова
Баянда Фәйзи Садыйков

Аклы ситсы күлмәгеңне
Кигәнеңне күрмәдем
Иркәм, мине сөясең ди
Үзем шуны сизмәдем

Агыйдел буенда
Җәяү йөрисем килә
Сөясеңме, сөймисе ме
Шуны беләсем килә

Аклы күлмәкнең җиңе таp
Җиң эчендә хаты бар
Хатын укып карагачтын
“Сөям” дигән сүзе бар

Агыйдел күпере
Чуенмы әллә, чылтырый
Каш астында ике күзе
Энҗе кебек елтырый

Аклы күлмәгеңне кисәң
Ала алмыйм күземне
Сүз башласам, кызарасың
Аңлый алмыйм үзеңне

Агыйдел буенда
Кыр казлары уйныйдыр
Күзем йомсам, күз алдымда
Күңелем сине уйлыйдыр

Нигә зәңгәр яратам мин
Әйт, иркәм, белсәң әгәр
Шуңа сөям сине, иркәм
Күзләрең синең зәңгәр

Агыйдел суларын
Җәй көннәрендә буйлыйм
Иркәм, вакыт кына уза
Аңлашырбыз дип уйлыйм


türkçe

Akidil Boyunda

Aklı basmalı gömleğini
giydiğini görmedim
Nazlım, beni seviyorsun diyorlar
Özüm (kendim) bunu sezmedim

Akidil Boyunda
Yayan yürüyesim gelir
Seviyor musun, sevmiyor musun
Şunu bilesim gelir

Aklı gömleğinin yeni dar
Yen içinde mektup var
Mektubu okuyup baktığında
"Seviyorum" diye sözü var

Akidil köprüsü
Demirden mi, şıngırdıyor14
Kaş altında iki gözü
İnci gibi parlıyor

Aklı gömleğini giysen
Alamayım gözlerimi
Söze başlasam, kızarsan
Aklım almıyor özünü

Akidil boyunda
Kır kazları oynuyor
Gözümü yumsam, göz önümde
Gönlüm seni düşünüyor

Niye mavi severim ben
Söyle, nazlım biliyorsan eğer
Şundan severim seni, nazlım
Gözlerin senin mavi

Akidil suları
Yaz günlerinde olayım
Nazım, vakit hızlı geçiyor
Anlaşırız diye düşünüyorum

Вариант 2

Агыйделдә йөрсәң иде,
Камыштан көймә үреп;
Былбыл булып, гөлгә кунып,
Сөйләшсәң иде күреп.

Агыйдел буенда
Җәяү йөрисем килә;
Сөя микән, сөйми микән,
Шуны беләсем килә.

Аклы күлмәк җиңе тар,
Җиң очында хаты бар;
Хатын укып карагачтын —
Сөям дигән сүзе бар.

Агыйдел күпере,
Чуенмы әллә чылтырый;
Каш астында ике күзе
Энҗе кебек елтырый.

Агыйделдән көймә килә
Кылдай нечкә эз белән;
Җаным, нигә хәтрең калды
Уйнап әйткән сүз белән?!

Агыйдел буенда
Җәяү йөрисем килә;
Сөя микән, сөйми микән,
Шуны беләсем килә.

Варинат 3

Агыйдел сулары кебек
Тар сулар булмас инде.
Минем йөрәккәем кебек
Ярсулар булмас инде.

Агыйделнең буйларында
Җәяү йөрисем килә,
Сөясеңме, сөймисеңме,
Шуны беләсем килә.

Агыйделдә йөрсәң иде,
Камыштан көймә үреп.
Былбыл булып, гөлгә кунып,
Сөйләшсәң иде күреп.

Агыйдел күпере
Чуен мәллә, чылтырый?
Каш астыннан ике күзе
Энҗе кебек елтырый.

Кайттым инде илләремә
Агыйдел буйларына.
Төн йокымны йоклый алмыйм —
Син генә уйларымда.

Агыйдел буенда кыр казлары уйныйдыр.
Күзем йомсам,
Күз алдымда,
Күңелем сине уйлыйдыр.

Комментарии

Информация по комментариям в разработке