Салават Фатхетдинов - Юк, юк клип

Описание к видео Салават Фатхетдинов - Юк, юк клип

Салават Фатхетдинов 22 сезон

Текст

1) Кайчакларда бу язмышны булмый шул аңлап,
Сине түгел, үз-үземне яшим мин алдап,
Үзем, юк, дигән булсам да, син миңа кирәк,
Бер-берсенә каршы килә — акыл һәм йөрәк.

Кушымта:

Юк, юк, юлларыма каршы чыкма,
Юк, юк, кулларымнан ялгыш тотма.
Тик син ышана күрмә, зинһар,
Минем өчен бары тик син бар.

2) Үзем сине куган булам, кит, дигән булам,
Башкаларны шулай гашыйк ит, дигән булам.
Бу дөньяда башкалар күп, тик син бер генә,
Сине гашыйк итә алган — ул бит мин генә.

3) Ятлар белән күрсәм ялгыш сине үзеңне,
Ачуымнан көчкә тыям мин үз-үземне.
Яныңда да килә алмыйм, китә дә алмыйм,
Ләкин сине башкаларга мин бирә алмыйм.

Комментарии

Информация по комментариям в разработке