Кушкүл авылы янындагы матур аланлыктагы Сабантуй быел да гөрләп узды

Описание к видео Кушкүл авылы янындагы матур аланлыктагы Сабантуй быел да гөрләп узды

Хуҗа Хәсән, Мәлки, Иске Тәрбит, Чүти авыл җирлекләрендә яшәүчеләрне берләштерүче милли бәйрәм зурлыгы ягыннан да, оештырылуы ягыннан да районда уза торган Сабантуйдан бер дә ким түгел. Быел да анда халык күп җыелган. Чит җирләрдә яшәүче якташлары да кайткан, район авылларыннан, күрше Чувашия Республикасыннан да күп килгәннәр. Сәүдә рәтләре тезелеп киткән, балалар аттракционнар янында кайнаша, мәйданда халык уеннары бара.
Хезмәт алдынгыларына бүләкләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, “Август-Кайбыч” җәмгыятенең генераль директоры Александр Иванов, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров тапшырды.Сабантуй байрагын бу елның кыр батыры Илдар Шәрәфиев күтәрде. Россиядә игълан ителгән Гаилә елы уңаеннан җирлекләрдәге күп балалы үрнәк гаиләләрне мәйдан уртасына чакырдылар. Менә алар: Иске Тәрбиттән дүрт бала үстерүче Роза һәм Николай Ефремовлар, Чүтидән алты бала тәрбияләүче Гөлназ һәм Фидаил Әхмәтҗановлар, Хуҗа Хәсәннән биш балалы Александра һәм Сергей Кузнецовлар, Мәлкидән дүрт балалы Галкиннар. Бу гаиләләрнең барысына да бүләкләр тапшырдылар. Мәлки мәктәбе директоры урынбасары Алина Козлова, Хуҗа Хәсән авылының хат ташучысы Светлана Федорова, Иске Тәрбит авылының почта бүлеге начальнигы Лилия Давыдова, Чүти җирлеге секретаре Гөлнур Әхмәтшина да бүләкләнде. Ат чабышларында дүрт җайдак катнашты. Көрәштә бил алышучылар күп иде. Җырчылар Илшат Вәлиев, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова, авыл үзешчәннәре, балалар чыгышлары бәйрәмне бизәде. Бу хакта газетаның киләсе саныннан тулырак таныша аласыз.

Комментарии

Информация по комментариям в разработке