Ябалакта Сабан туе гөрләде

Описание к видео Ябалакта Сабан туе гөрләде

Һәр елдагыча бәйрәм тирә-ягы бөдрә таллар белән әйләндереп алынган матур аланда үтте.
Көннең икенче ятрысында башлангангамы, Ябалак Сабан туеның географиясе киң булды. Әлеге бәйрәмгә Апас, Буа, Яшел Үзән, Әтнә районнарынан, Яшел Үзән, Казан, Чаллыдан һәм башка төбәкләрдән кунаклар бар иде.
Бәйрәмне алып баручылар — Морза Бәрлебашы һәм Кече Кайбыч авылларының мәдәният йортлары мөдирләре Илгиз Борһанов белән Рәисә Бикмуллина бәйрәмне ачу өчне сүзне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга бирде.
Альберт Илгизәрович халкыбызны бәйрәм белән котлады, хезмәт батырларына район башлыгының Мактау кәгазьләрен, Рәхмәт хатларын, бүләкләрен тапшырды. Котлауларга «Август-Кайбыч» җәмгыяте генераль директоры Александр Иванов, авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина да кушылды, алар да үз бүләкләрен бирде. Мөслимә Фәритовна бәйрәм спонсорларына олы рәхмәтен җиткерде.
Аннан соң халык ат чабышын карарга күчте. Альберт Рәхмәтуллин ат чабышын абыйсы Айратның якты истәлегенә багышлавын белдерде. Узышта ун ат катнашты. Аларның бишесе — нәселле, бишесе җирле атлар иде. Җирле атлардан Олы Урсактан Лаура кушаматлы атта Илһам Кәримов җиңүгә иреште. Икенче-өченче урыннарны Бәрлебашыннан Стрелка кушаматлы атта Ранис Әскәров һәм «Август-Кайбыч» җәмгыятеннән Ханна кушаматлы атта Николай Лебедев бүлеште. Нәселле атлардан Магнит кушаматлы атта Буа районыннан
Николай Нестеров беренче килде. Рамил Хәбибуллинның Барс кушаматлы атында Рамил Мөхәммәтов — икенче, Танайдан Ак Идел кушаматлы атта Динар Габсаттаров өченче урында.
Яшел Үзәндә яшәүче якташыбыз Рәшит Ярхәмов балалар арасында кросс оештырды. Анда алтмышлап бала катнашты. Рәшит абыйлары малайлар һәм кызлар арасында бишәр призлы урын билгеләгән, калганнарга да өлеш чыгарды.
Ябалак Сабан туеның калган авыллардагы бәйрәмнәрдән аермасы шунда — биредә 6 мотоблок, биш Т-25, бер Т-16, ике Т-40, өч МТЗ-80, дүрт ДТ-75, бер Т-150 тракторы узышты. Әлеге ярышларда җиңүчеләр, призерлар район башлыгы кулыннан бүләкләр алды.
Бәйрәм сәхнәсендә Динә, Рафаэль Латыйповлар, Азат Зарипов, Илшат Вәлиев, Ринат Рәхмәтуллин, Алиса Маминалар чыгыш ясады.
Балалар арасында әтәч тоту уены да бик күңелле булды. Әтәчне Кошман авылыннан Илсаф Саттаров иң җитез эләктерде.
Мәйданда башка Сабан туйларында күрелмәгән халык уеннары, төрле ярышлар үткәрелде. Призлар мулдан булганга анда катнашучылар да күп булды.
Милли көрәш иң мавыктыргыч бәйгеләрнең берсе булды. Ул кояш баткач кына төгәлләнде. Баш батыр исеме өчен Кече Мәмедән Владимир Токсаров һәм Кече Кайбычтан Зилмир Гашигуллин бил алышты. Нәтиҗәдә, Владимир Токсаров абсолют батыр булып калды. Аңа символик бүләк — тәкәдән кала, суыткыч бирелде.

Комментарии

Информация по комментариям в разработке