Кайбычта узган Сабантуй бәйрәме мизгелләре

Описание к видео Кайбычта узган Сабантуй бәйрәме мизгелләре

Милләтара дуслыкны чагылдырган тамаша, кунакчыл йортларда башланып, мәйданда дәвам итте.
Фольклор ансамбльләр, гармунчылар, мәдәният хезмәткәрләре, «Авыл денс» биючеләре, укучылар театральләштерелгән тамашада шул дуслыкка һәм игенче хезмәтенә дан җырлады. Бизәлгән атлар элек-электән Сабантуй күрке булган. Гореф-гадәтләргә тугры калучылар, ат бизәп, милли киемнәр кигән егет-кызларны, балаларны утыртып, мәйдан әйләнде. Быелгы кыр батыры дип «Август-Кайбыч» җәмгыяте механизаторы Александр Рыбаков игълан ителде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов аның иңенә тәкә салды. Александр Рыбаков, узган елгы Кайбыч Сабан туе батыры Раил Фәсхетдинов белән бергәләп, бәйрәм флагын күтәрде.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин барысын да милли бәйрәм белән котлады. Татарстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның Сабантуй котлавын җиткерде. Хөкүмәт бүләкләренә лаек булучыларны, кыр батырларын, терлекчеләр, белгечләр, оешма-предприятие хезмәткәрләрен мәйдан уртасына чакырып хөрмәтләделәр. Берничә буын бер йортта гомер итүче үрнәк гаиләләрне дә мәйдан түрендә бүләкләделәр. Өч яки аннан да күбрәк сыер асраучыларга сыер саву аппаратларын тапшырдылар.
Олысы да, кечесе дә зарыгып көткән халык уеннарына старт бирелде. Концерт сәхнәсе дә бушап тормады — Татарстанның атказанган артистлары Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, районыбыз үзешчәннәре, фольклор ансамбльләр, кайткан кунаклар җыр-биюләрен бүләк итте. Сабантуйның иң матур бизәге — ат чабышы һәм милли көрәш барган урында да халык күпләп җыелды. Балалар төрле аттракционнар тирәсендә кайнашты, сәүдә рәтләре дә күп иде. Тырыш, эшчән халкыбыз рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте.

Комментарии

Информация по комментариям в разработке